Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җаным минем

Җаным минем, диеп дәшәсең дә Йөрәгемә утлар саласың.

Җаным минем, диеп дәшәсең дә

Йөрәгемә утлар саласың.

Сөю хисләрендә мәңге шулай,

Килә минем бергә янасым.

Җаным минем, диеп дәшәсең дә

Эрим синең назлы сүзләреңә.

Тоеп яшим синең яратуны

Атласам да гомер көзләренә.

Җаным минем, диеп дәшәсең дә

Сыенасым килә кочагыңа.

Эрет әле, өшемәсен күңел

Ялкын бул син сөю учагына.

Җаным минем, диеп дәшәм үзем,

Бергенәм син минем, алтыным.

Мәңге шулай хисләр суынмасын

Бул бәхетем, сүнмәс ялкыным!

Гөлфия Гыйззәтова. Әлшәй районы

фото: adfave.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев