Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җансыз йорт

Кайттым, ләкин күпкә соңлаганмын...

Кайттым, ләкин күпкә соңлаганмын,

Минем гаеп - утсыз калуың.

Җансыз куеныңда йөрәк елый,

Тоеп минсез газаплануың.

 

Еллар авырлыгы баскан иңең,

Иелгәнсең кара туфракка.

Якты күзләреңдә караңгылык,

Үткен чагы инде еракта.

 

Йөзләреңне кар-яңгыр каралткан,

Сызгалаган җилләр җыерчык.

Кичер мине, атам-анам йорты,

Мин бит синең соңгы сыерчык!    

Алмаз Әхмәтгалиев. Казан

 

Картина авторы: Анатолий Трушин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев