Җаннар

Яшиләрдер бәлки, шулар,

Ходайдан ярдәм көтеп.

Кемнең үтә гомерләре,

Авыр чирдән, интегеп.

Алар өчен юктыр ла,

Йокы күргән айлы төн.

Ә көн саен каршы ала,

Яңгыр яуган соры көн.

Ә йөзләре манчыладыр,

Тамган күз яшьләренә.

Карый да алмыйлардыр,

Туган, дус ишләренә.

Менә бит нинди дөнья,

Кемдер яшәргә тели.

Ә кемедер уйламый да,

Гомердән көлеп йөри.

Күпме җан тәннән чыга,

Туктатыплар йөрәкне.

Чумдырып ачы кайгыга,

Көйдертепләр үзәкне.

Еласаң да үксеп, үкереп,

Йөзне җиргә терәтеп.

Очканнарын булмый шул,

Тәннәргә кире кертеп.  

Мунир МуратовТуймазы

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: