Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җан дусларыма

Бәхет икән якын дуслар булу...

Бәхет икән якын дуслар булу,

Алар булгач рәхәт, күңелле.

Кыен чакта хәл дә белә алар,

Күтәрә дә белә күңелне.

Замананың ыгы-зыгысында,

Мәшәкатләр ерып яшибез.

Шул юлларны узган вакытларда

Дусларыбыз белән көчле без.

Рәхмәт әйтәм якын дуслар сезгә,

Сау-сәламәт, имин булыгыз!

Очрашулар үзе гомер бит ул

Ешрак төшсен безгә юлыгыз.

Йөрәк үзе сайлап ала диләр

Җан дусларын гомер юлында.

Мин дә горурланып әйтә алам

Чын дусларым сезнең турында.

Фото: unsplash

 

Гөлфия Гыйззәтова

Әлшәй районы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев