Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Изге ай

Әй, хөрмәтлем, сизәсеңме, Ни арада килде май, Җиңел лә сулыш алдыра Рамазан ае шулай! Тоткан ошбу уразамны И , тылсымлы изге ай, Бары сиңа багышладым, Тапшырдым сиңа Ходай! Намаз укыгач , Раббыма якынлыгың тиз арта, Куңел, җаның рәхәт таба, гөнахлар кала артта! И хөрмәтлем, кыл догаңны, әҗер-савабы зурдыр, Эсседә җиләс җил булыр, салкыннарда җылытыр! Шул чагында Аллах белән серләшер ныклы рухың, Тәмуг утыннан коткарыр, Оҗмахка илтер юлың!
Марсель Шарапов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев