Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җитәр иде...

Битарафлылык боздан да ныграк салкын...

Ихлас күзләр калган икән
Балачакта адашып.
Хәзергеләре яшиләр
Заманага ярашып.
Күрсәләр дә, күрмәмешкә
Салыша алар бүген.
Синең – миндә, минем – синдә
Эшем юк, агай-энем!
Күздән ерак, йөрәккә дә,
Билгеле, булмый якын.
Уйласаң, битарафлылык
Боздан да ныграк салкын.
Үзгәртергә дөньябызны,
Күңелнең вакчыллыгын.
Җитәр кебек ихласлыкның
Бер бөртек кыйпылчыгы.

Люция Әблиева, Казан 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев