Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Исеңдәдер...

Табигать – мәңгелек табышмак:
1 июньдә быел кар яуды...
Исеңдәме?
Кар коендык икәү,
Унсигез яшь…
Кайнар кыш иде…
Керфекләрдә –йолдыз,
Күзләрдә – Ай,
Ак җиһанда –
Мәхәббәт иле!
Иллә рәхәт,
Кар коендык икәү,
Җир шарымы,
Башмы әйләнде?
Бураннардай тузып,
Безнең сөю
Галәм читләренә
Бәйләнде!..
Хисләрдәй ак
Карлар келәменә
Сөям, - диеп яздың, -
Мәңгегә!
Бәхет кошы
Тоткан чаклар булган
Яшьлекләрнең
Гүзәл мәлендә!..
Исеңдәдер...
Ихлас сөюләрне
Хәтереннән
Кем соң җуя ала?!
Онытмагыз! –
Дигән кебек әнә
Июньдә дә быел
Кар ява...
Гөләндәм Галиева. Түбән Кама

Фото: virtualmakeover

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев