Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ир-ат кайчан егетме?

Ир-ат — егет шул чагында: үрнәк булса улына,

Ир-ат кайчан егет димсең?

Торса әйткән сүзендә,

Өрлек булса гаиләсендә,

Тугъры булса сөюдә.

 

Ир-ат — егет шул чагында:

Үрнәк булса улына,

Кояш белән бергә торып,

Ут уйнатса кулында.

 

Ир-ат — егет шул чагында:

Җирен ятим итмәсә,

Комга терәлгән көймәдә

Дустын ташлап китмәсә.

 

Бик бәхетле чагында да

Туганын туган итсә:

— Нихәл, апам, хәлең? — диеп,

Тәрәзә шакып үтсә.

 

Ата-бабасын хөрмәтләп,

Йортына Коръән кертсә,

Барлап торса каберләрен,

Һәрдаим зират итсә.

 

Юан булып та беләге,

Күңеле нечкә булса:

Ялварганда сәҗдә кылып,

Күзенә яше тулса.

 

Хәмердән түгел — чәчкәләр

Хуш исеннән исерсә,

Чишмәләр чылтыравыннан

Наз, хозурлык кичерсә.

 

Кирәк чакта Илен яклап,

Динен яклап яу чапса,

Ятимнәргә, фәкыйрьләргә

Булышудан ямь тапса.

 

Солтан булган хәлендә дә,

Әнкәсенә баш исә,

Диспе куеп намазлыкка,

Түреннән урын бирсә.  

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев