Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җимлек элдем

Ярдәм итик кошларга!

Карда матур эзләр салып,

Күгәрченнәр йөриләр.

Ни дә булса табарбыз дип,

Җирдән азык эзлиләр.

 

Песнәк килеп кунды бүген

Мин ясаган җимлеккә.

Чыпчыклар җим эзләп йөри,

Өй алдында чүплектән.

 

Кошлар өчен кыш көнендә

Читен азык табарга.

“Ярдәм итик кошларга!” дип,

Язып куйдым ак карга.

 

Фирая Хисамова. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев