Каләм тибрәтүчеләр
Илһам белән әңгәмә
- Әйтче, илһам, нигә соңлап килдең,
Ник килмәдең миңа иртәрәк?..
Янар чәчәк кебек яшь чагымда
Кемнәр корды сиңа киртәләр?!
- Ничә тапкыр канатланып килдем,
Төнгә кадәр тәрәз шакыдым,
Бусагаңа ятып черем иттем,
Таң атканда киттем, ашыктым!
- Соң, кадерлем, ишек ачык иде,
Никләр генә шуннан кермәдең?!
Чык тамчысы сыман күңелемә
Сихри шигырь утын өрмәдең!
Кулларыма каләм бирмәдең?!
- Ниһаять, син менә акыл җыйдың,
Гомер көзләреңә кергәндә,
Ишек-тәрәзләрең hәрчак ачык,
Тик мин генә көн дә килмим лә...
Марсель Шарапов. Арча районы
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев