Икмәк кадере

Бөкрәйгән чаңдыр бер әби Килә иде нидер уйланып. Күреп җирдә икмәк сыныгын, Киткән кебек булды уянып. Иңнәренә, гүя, салган ул Бу рәхимсез дөнья исәбен. Иелде дә алды кадерләп, Рәнҗетелгән икмәк кисәген. Йөрәге аның өзгәләнде, Күзләреннән яшьләр актылар. Ач-ялангач сугыш еллары Күз алдына килеп бастылар. Үстердек без кара икмәкне, Кояшның кызуында янып. Чәчен тарадык кара җирнең, Сабаннарны иңнәргә тагып. Алабута, кычыткан ашап, Интектек бер телем икмәккә. Дөнья нужасы булды бугаздан, Өстерәде, үтте үзәккә. Сөялләнде, канады куллар Язмыш булды ачы, шәфкатьсез. Шул чагында кара икмәкне Һәрнәрсәдән өстен күрдек без. Ә бүген ул кара икмәкнең Белмиләр күк җирдә кадерен. Ачлыкка дучар булса кеше, Аңлар иде икмәк кыйммәтен! Бөкрәйгән чаңдыр бер әби, Телгәләнгән аның йөрәге. Чыра кебек нәзек кулында - Рәнҗетелгән икмәк кисәге...
Гөлбаниз Сәгыйдуллина. Теләче районы

Фото: texty.org.ua

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: