Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Икмәк кадере

И кадерле сүз ул, икмәк сүзе, Аннан татлы нәрсә бар икән? Аның кадеркәен таныганнар, Арабызда әле бар микән?

И кадерле сүз ул, икмәк сүзе,

Аннан татлы нәрсә бар икән?

Аның кадеркәен таныганнар,

Арабызда әле бар микән?

Кемнең исендә соң, камыл тырнап,

Кан тамчысы тамган җир өсте?

Ул яралар әле булса һаман,

Бәгырьләрне өзгән җил төсле...

Түккән көчләр, аккан тирләр аша,

Тормышыбыз үтә яхшырды.

Һәрбер өйдә икмәк исе аңкый,

Максатына күпләр иреште.

Күпме гомер узган, икмәк сүзе,

Иң кадерле, мәрҗән шикелле.

Өстәлләр дә, күпереп пешкән икмәк,

Кадерле дә үтә килешле!!!

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев