Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Их син, бәхет...

Җаны саздай булган бәндәләргә ялкын бөркеп нинди мәгънә бар...

Кадерең белмәгәннең куенына

Ник, бәхеткәй, ертып керәсең.

Сине көтеп, күз-яшь түккәннәргә

Тик ерактан карап көләсең.

Елмаюы күккә ашардайга,

Нигә икән килер юлың тар.

Җаны саздай булган бәндәләргә

Ялкын бөркеп нинди мәгънә бар.

Сине санга сукмас кешеләр ул,

Алар барысы була бер калып.

Изгелегең теләп керәсең дә...

Сытыласың, бары, тапталып.

 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев