Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Икеләнә күңел

Кем төзәтер тирәнәя барган йөрәгемнең сагыш ярасын...

Икеләнә күңел, икеләнә,

Үтәлмәмдер еллар арасын.

Кем төзәтер тирәнәя барган,

Йөрәгемнең сагыш ярасын.

Уйлар аерыла, каерыла,

Җыеп алып булмас аларны.

Өмет өзелмәсен, киләчәгем,

Таптап үтсен ачы зарларны.

Бушлыгына кайтам хыялларның,

Ашсын диеп күккә, биеккә.

Юк-бар белән тутырасым килми,

"Булсын"әйдә,"шулай"-, диеп тә.

Ярсып янам көчсез булганыма,

Килгән нәрсәләргә аркылы.

“Җиңү” дигән татлы сүз кабынса,

Янса чыгар кебек ялкыны.

Нидер сизәм, күңел дәрьясына,

Кемдер бәлки әле кагылыр.

Икеләнгән еллар арасында,

Яшәү дәрте тагын кабыныр!

Гүзәлия ФәйзуллинаБашкортстанның Илеш районы Теләкәй авылы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев