Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хыянәттән торган ук-яшен

Күңел  түремдәге  кояш  сүнде...

Күңел  түремдәге  кояш  сүнде

Яңаклардан  ага  күз  яшем...

Хисләремне  сукты,  жәлләмичә

Хыянәттән  торган  ук-яшен.

Йөрәк  яна, мәңге  сүнмәс  кебек

Төзәлмәстер  инде  ярасы.

Ниләр  эшлим, кайдан  табыйм икән

Берәр  тынычлану  чарасы?

Якты  көнне  караңгылык басты

Берни күренми  бит  күземә.

Ныклап  телим,  хуштан  язмас өчен

Гүзәл  сабырлыклар  үземә!

Беркем  сизми,  тик  мендәрем  күрә

Җан  әрнегән,  елак  хәлемне...

И,  Ходаем,  тизрәк  үткәр  инде

Хыянәттән  янган   мәлемне!

Рәмзия ШәрәфетдиноваБашкортстан

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев