Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хыяллар

Бәхетләре читләп йөргәннәр дә хыялында була бәхетле...

Хыялларың биләвеңдә чакта,

Бергә төрелә ахры юрганга.

Хыялларсыз була торгандыр ул –

Үкенгәне нигә туганга.

Атлап китүеңнән күңел кырыңа

Хыял булып татлы моң тама.

Хыялый моң әйтә сыман Сиңа:

Алга әйдә, алга – туктама!

Хыял йөртә зәңгәр йолдызларда,

Җирдә итә сине тәхетле.

Бәхетләре читләп йөргәннәр дә

Хыялында була бәхетле.

Алишева Илзирә Илнур кызы, Лениногорск

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев