Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ходайга табыну

Ходайга яшим мин табынып...

Бәхеттән йөргәндә очынып,

Егылсам кинәттән абынып,

Шатлыкта, сагышта һәрвакыт

Ходайга яшим мин табынып.

Уйларым тирәнгә киткәндә,

Көләргә теләгем беткәндә,

Китмим дип кинәттән абынып,

Яшим мин ходайга табынып.

Уңышка ирешү юлында

Ходаем көч куя иңемә.

Ходайга табынып яшәүдән

Ямь алам, тормышым күренә.

Җаныма тынычлык бир диеп,

Саулыгым артсын дип тәнемдә,

Һәр иртә ходайга ялварам,

Һәрвакыт табынам тәңремә.  

Фирая Хисамова. Апас

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев