Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Аллаһка рəхмəтле бул!

Җомга мөбарəк булсын!

Изге җомга мөбарəк бул,

Кешем, изге эшлəр кыл!

Бар жиһанга, һəр тарафта

Аллаһка рəхмəтле бул!

Иртəлəрең, бисмилла, дип

Дога укып башлансын.

Рəхмəтеннəн, ярдəменнəн

Аллаһым ташламасын.

Юлдагының юлы уңсын,

Сабырлык бир көткəнгə.

Ачу, нəфрəт сакламагыз

Гомер шулай үткəнгə.

Иллəребез тыныч булсын,

Аяз булсын күгебез.

Бу тормышның матурлыгын

Күрми бит шул күбебез.

Йөзлəрегез елмаюдан

Гел балкып, янып торсын.

Ялгызлар парларын табып

Бəхетле оя корсын!

Җомга мөбарəк булсын!

Эльза Шагова. Казан

Фото: pixabay


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев