Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хәсән бабай "матай" алган

1965 ел. Авылыбызда Хәcән бабай, гомере буе акча туплап, хезмәт итеп, тир түгеп, үзенә коляскалы өр-яңа "Иж" маркалы мотоцикл алды. Ул көнне бу хәбәр авылның hәр өенә яшен тизлегендәй бик тиз таралып өлгерде.

Нәсер

1965 ел. Авылыбызда Хәcән бабай, гомере буе акча туплап, хезмәт итеп, тир түгеп, үзенә коляскалы өр-яңа "Иж" маркалы мотоцикл алды. Ул көнне бу хәбәр авылның hәр өенә яшен тизлегендәй бик тиз таралып өлгерде. Әлеге яңалыкны ишетеп без, малайлар: "Хәсән бабай матай алган! Хәсән бабай матай алган!" - дип кычкырышып, яланаяк аның капкасы янына йөгердек. Капка алды авыл халкы, малай-шалай белeн шыгрым тулы иде. Алар hәммәcе дә Хәсән бабайны, аның янындагы матайны чорнап алганнар. Хәсән бабайның авызы ерык hәм ул шатлыгын уртаклашкан кебек халыкка матай турында нидер аңлатып маташа. Халык та, бу яңалыкны зур сенцасия диеп кабул итеп, авылга беренче булып килгән бу тәгәрмәчле техникага гаҗәпләнгән иде. Бyген дә истә, без шушы ыгы-зыгыга кyмелеп: "Хәсән бабай! Хәсән бабай, безне матаеңда бер урам әйләндер инде", - дип ялваруыбыз. Ул моңа каршы төшмичә, аягы белeн рычагка басуга, матай кабына hәм олы кеше кyкрәген киереп малайларга матайга утырырга рөхсәт итә. Ул да шат, без дә шат. Хәсән бабайның матае бар, ул бәхетле, безнең дe "канатлар очына" дигәндәй, малайлар матайның багына да, артына да, бишегенә дә, аның алдына да менеп утырабыз. Ниhаять, матай авыл урамы буйлап алга таба йөгерә башлый hәм без: "Яшәсен Хәсән бабай!" - дип бу шатлыктан кычкырып, көлә-көлә үзебезне иң бeхетлеләрдән саныйбыз. Бу мизгелдә безнең тизрәк yсеп, Хәсән бабай кебек матай аласы килү теләклeре дә туа. Их, тизрәк, тизрәк үсәсе иде!!! Менә шундый хыяллар эченә күмеп, киң күңелле Хәсән бабай безне бала чакта гел үзенең мотоциклына утыртып йөртте.

...Без малайлар үсеп тә җиттек, олыгаеп барабыз инде. Балалар өчен ягымлы, ачык йөзле Хәсән бабабыз күптән мәрхүм, тыныч ятсын. Аны сагынып сөйләүләр, балачакның җылы хатирәләре, гади халык теле белән әйткәндә шушы "матай"да калды...

2017 ел. Яшәү бер урында гына тормый шул. Авылда да прогресс алга атлый бара. Урамнарда матайлар юк ук диярлек, бары тик җиңел машиналар гына йөгерә. Без үскән урамдагы, бер өй каршында өч миллион сумлык иномарка басып тора. Ул машина янына балалар да бармый hәм аның хуҗасы да без яраткан Хәсән бабай кебек түгелдер шул...

 

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев