Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Кызларымны нигә хурлыйсыз?!"

"Кызларымны нигә хурлыйсыз?!"

Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем

Каралтмагыз, зинһар, каралтмагыз!

Алай булган, болай булган диеп,

Гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!

Иң газизләр, җанны ярып чыккан

Кызларымны нигә хурлыйсыз.

Артта калган бәхетле көннәрем,

Нигә инде шулай урлыйсыз?

Бәндә хаталардан хали түгел,

Дөнья булгач, була төрлесе.

Мизаннарга салып бер үлчәрләр,

Менә шунда гына белерсез.

Куллар чабып, чәчкәләр сиптегез.

Мин бит сезне шундый яраттым!

Күңелемдә - сөю-сагышларым,

Бәхетемне сезгә тараттым.

Кайгылардан кайчак елаттым,

Җырым белән сезне юаттым.

Җырлый-җырлый кердем бу тормышка,

Киттем матур җырлар калдырып.

Сөйләмәгез инде гайбәтемне,

Җаннарымны өзеп, яндырып.

Исегезгә төшсәм җырым белән,

Кул күтәреп дога кылыгыз.

Кеше сөйләсә дә, кысылмагыз,

Мәрхәмәтле, зинһар, булыгыз.

Ак кәфенгә төргән гәүдәләрем

Каралтмагыз, зинһар, каралтмагыз!

Тынычлыклар эзләп китте җаным,

Гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!

Халидә Галимова. Азнакай

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев