Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Һәйкәл янында...

Һәммәбезне дә Җиңү бәйрәме белән котлап, елларга иминлек, милләтебезгә хөррият теләге булып та яңгырасын бу юлларым, хөрмәтле ватандашлар!

Кайтам шунда һәр яз, канатланып, Бүләгемне салып букчама. Бүләгем — тик бары бер җыр минем, Ә җырымда — сөю чәчкәләрем, Чәчкәләрем — СЕЗнең бакчага! Утыртыйм да күңел бакчагызга, Тибрәнсеннәр хуш ис аңкытып, Үткәннәргә матур һәйкәл булып, Мәгънә өстәп бүген яшәүләргә, Өмет утын алда балкытып! Барып җитсен кабул дога булып, Яу кырында башын салганнарга, Яз кайтмасам, көзен кайтырмын дип, Вәгъдә биреп чыгып китсәләр дә, Үкендереп кайтмый калганнарга! Дәва булсын иде керсез җырым Туып җитмәс ятим калганнарга, Әйтергә теләп тә "ӘТИ" сүзен, Әйталмыйча, йөрәк сызлавына Тешен кысып түзә алганнарга! Яңгырасын бер мәдхия булып, Сабыйларын кочып, җиләк чакта Сыңар канат булып калганнарга, Җил-давыллар кичеп, газизенә Тугърылыгын саклый алганнарга! Сәҗдә булсын шушы җырукаем Балаларын җуйган аналарга, Табынында ашын суытмыйча, Күзен алмый һаман тәрәзәдән, Көтә-көтә китеп барганнарга! Соклануым булсын, яратуым Ак яулыклы изге апаларга, Бирешмичә язмыш сынавына, Корбан итеп чәчкә яшь чакларын, Тормыш йөген тарта алганнарга! Тезләнүем булсын башым иеп, Шул кырларда исән калганнарга! Яшәп, сөеп туймас егет чакта Ватан өчен газиз нигезеннән Үлемгә дип китә алганнарга, Мең үлемнәр кичеп, ҖИҢҮ яулап, Арабызга кайта алганнарга, Инде, ай-һай ... сирәк калганнарга: Әткәм Мидхәт, ... апа, агайларга! ӘМИН!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: tvc.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев