Каләм тибрәтүчеләр
Хәбәр килде
Табигатьтә Август
Сиздерми дә җиткән.
Хуҗа булып йөри,
Пар атларын җиккән.
Олы хөкемдарга
Булмый буйсынмыйча:
Игенче дә әнә
Көнен-төнен кырда.
Бакчаларга кереп,
Калып торам хәйран:
Барча яшеллекне
Үзгә төскә манган.
Иңбашыма кунды
Сары яфрак кинәт.
Август хәбәр бирә:
“Җыенырга кирәк!
Кайда китап, каләм?
Син, мөгаллим, уйлан!
Җылы җәйләр үтә,
Кабат көзләр җитә...
Көзләр җитә кабат!
Хезмәтеңә ашык!
Сабый күңеленә
Энҗе сибәр вакыт!”
Гөләндәм Галиева, Түбән Кама
Фото: pikabu
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев