Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хатыныма багышлау

Янәшәмдәге бәхетне читләрдән эзләгәнмен...

Ә мин менә сиңа диеп

Чәчкә дә өзмәгәнмен.

Янәшәмдәге бәхетне

Читләрдән эзләгәнмен.

Сүзләрнең матур, асылын

Җыр итеп тезмәгәнмен.

Сүзләрнең авыр, ярсуын

Әйткәнмен — түзмәгәнмен.

Янымда ярым булса да,

Чит кызлар күзләгәнмен.

Чит кызларның тик бер төнлек

Икәнен сизмәгәнмен.

Юктан гына ачу чыгып

Булгандыр кизәнгәнем.

Вакытым хәттин булса да,

Ашыккан, тизләгәнем.

Телисеңдер чәчкә тотып,

Каршыңа тезләнгәнем.

Тезләнмәсәм, һичьюгында

Яхшыга үзгәргәнем.

Гомер буе көтәсеңдер

Син минем төзәлгәнне.

Син генә ул миндәй иргә

Сүз дәшми түзәлгәне...  

Нурлан Ганиев. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев