Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хатын-кызның яшен сорамагыз

Хатын-кызсыз дөнья булмас иде...

Хатын-кызның яшенә карамагыз

Карамагыз чәче аклыкка.

Хатын-кыз бит, иң беренче

Әнкәй, (Изге зат,Ул)

Күрә белә алган ир-атка.

Хатын-кызның яшен сорамагыз,

Һәрчак булсын аңа унсигез.

Нинди булса шулай яратыгыз,

Олылагыз, хөрмәт итегез!

Хатын-кызсыз дөнья булмас иде,

Булмагандай болын чәчкәсез.

Аш-суның да тәме булмас иде,

Яшәүнең дә калмас мәгънәсе.

Хатын-кызны күккә күтәрегез,

Тиңләгез сез аны кояшка.

Кояш кебек җылы нурын сибеп,

Җылытыр ул сезне шул чакта.

Гөлсем Нәбиуллина. Башкортстан

фото: 2ladies.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев