Хатлар көтәм синнән...

Хатлар көтәм синнән, хатлар көтәм.
Әллә кая киттең... Югалдың...
"Ниләр булды икән? Сөя микән?"
Күңелемне сагыш, моң алды.
Син уйлап та, бәлки, тормыйсыңдыр,
Йөрәгеңдә башка берәүдер...
Ә син һаман минем күңелемдә,
Карашларым сине эзлидер!
Ә мин юләр һаман сине көтәм,
Көтәм сине иртә-кичләрен...
Тик син генә аңлый алырсың күк,
Йөрәгемнең кайнар хисләрен!
Зөлфия Йосыфалиева. Казан
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз