Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хат

Хатым китте, көтеп калды сүнәр-сүнмәс өметем...

Язгы гөрләвеккә манып,

Коргаксыган каләмем.

Болыт битенә яздым да,

Сиңа бер хат саламын.

Җан уты да, яз моңы да,

Күз нуры да бар анда,

Ләйсән яңгыр булып явар,

Наз җыры да бар анда.

Җил корабына утырып,

Юлга чыкты болытым.

Хатым китте, көтеп калды

Сүнәр-сүнмәс өметем...

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы, Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев