Каләм тибрәтүчеләр
Гөнаһка бата күрмәгез!
Каз бәбкәсе, нәни чебиләрне
Сөеп үскән авыл кызы без.
Бәбкәләр янында калды күңел,
Калага күчсәк тә үзебез!
Болындагы ап-ак ромашкалар,
Энҗе чәчәк — күңел көзгебез,
Көтмәдек без ярдәм беркемнән дә,
Гөрләп чәчкә аттык үзебез!
Авыл кызы — яран гөлләре без,
Өен ямьгә, нурга күмүче,
Каршы алып тәмле сыйлар белән,
Сөйгәненә илһам бирүче!
Авыл кызы — тугъры аккошлар без,
Бары берне, берне белүче.
Саклап яшәү өчен үз оясын,
Корбан итеп, җанын бирүче!
Авыл кызы — "САБЫР" безнең исем,
Олы Китап хөрмәт итүче,
Күрер өчен бәгырь җимешләрен,
Ташлар эрегәнен көтүче!
Милли рухтан өреп яралтылган
Безнең җаннар — бәллүр пыяла!
Онытмагыз! Дорфа кагылганда,
Челпәрәмә килеп уала!
Ватыклардан җыеп булмый аны,
Сак булыгыз! Саксыз тимәгез!
Рәнҗетеп безнең саф җаныбыз,
Гөнаһларга бата күрмәгез!
Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре
картина авторы: Евгений Балакшин; artrussia.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев