Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гомер уза

Картлык һәркемгә дә ишек шакый, урап узмый сине, мине дә...

Картлык һәркемгә дә ишек шакый,

Урап узмый сине, мине дә.

Күңел генә олыгая белми,

Йөрәк белән алар унсигездә.

 

Җыерчыклар арта әкертенләп,

Кырау төшә кара чәчләргә.

Барыбер дә яшьлек дәрте ташый,

Картаясы килми һич кенә.

 

Вакыт-вакыт бер соклану белән,

Ярым көлеп карыйм көзгегә.

Әйтерсең лә анда башка кеше,

"Юк ла" - дисен, ул мин, мин менә.

 

Үткән көннәр, вакыт, хатирәләр

Алып кайта яшьлек эзенә.

Гомер уза... Безнең беребез дә

Килмәгән бит җиргә мәңгегә!

 

Динар Хайруллин. Апас районы

 

Фото: pixabay.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев