Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гомер үтә дә китә

Барга канәгать булмаска Өйрәндек икән кайдан?

Безгә гади генә тормыш

Ходаем бүләк итә.

Аны катлы-катлы ясап

Гомер үтә дә китә.

Бу дөньяга, күбесенчә

Шөкер итә белмибез...

Әллә нигә, яшәештән

Катмарлыклар эзлибез.

Ходайны да санламыйбыз

Онытылып, кай чакта.

Аңардан бит узалмыйбыз -

Уйламыйбыз ул хакта. 

Рухи бай булган адәмнәр

Әзерәк матди байдан.

Гөнахлар күп, ахирәттә

Тап берүк җавап кына!

Әллә нигә, яшәп булмый

Җыеп гел савап кына.

Мизгел генә фанилыкта

Күпне өмет итәбез...

Төрле бапка керә - керә

Гомер юлын үтәбез.  

Рәмзия Шәрәфетдинова. Башкортстан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев