Гомер (уйланулар)

Уч төбендә кебек гомер

Бүгенгә бар, иртәгә юк!

Шөкер анысы, дөнья иркен,

Өсләр бөтен, тамаклар тук.

 

Өскә кигән киемнәр дә

Берәү түгел, әллә ничә...

Тормышлар мул, онытабыз

Нәрсә ашаганны кичә.

 

Инде хәзер элеккечә

Ямауын да ямамыйбыз,

Тик нигәдер әле һаман,

Тормышларны яманлыйбыз.

 

Кул хезмәтен кулланмыйлар,

Иген иккән басуларда.

Тездән сазы онытылды,

Асфальт хәзер авылларда.

 

Чөгендерен дә чәчмиләр,

Авыл калды олыларга.

Шуннан куркып элегерәк,

Яшьләр качты калаларга.

 

Гөнаһ булыр, зарланышсак,

Бу тормышны начар дисәк,

Уч төбеннән гомеребез

Ялгыш шуып төшсә кисәк...

 

Динебез дә көчле хәзер,

Аллаһ йорты ишеге ачык.

Гөнаһылар, бозыклыклар,

Эшлибез шул һаман качып.

 

Хәл белмибез, күрешмибез,

Күрше-күлән керешмибез.

Дус-туганны якын итеп,

Бер сәбәпсез йөрешмибез!

 

Беркем белми алда гомер

Әллә ничек кенә килә?!

Хәл-әхвәлне белешеп торыйк,

Иртәгесен Аллаһ белә!

 

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: