Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гармун алам кулларыма

Хатам салды гомерлеккә йөрәгемә җәрәхәтен...

Сагынуга түзә алмый
Кулларыма гармун алам.
Сагышларым, ярсуларым
Гармун телләренә салам.

Кичке тынлык еракларга
Таратсын гармун тавышын.
Адаштым гомер юлымда.
Йөрәкне өтә ялгышым.

Синең саф, керсез тойгыңны
Пычракка салып тапладым.
Хыянәттән ләззәт табып,
Юлдан тайпылып атладым.

Хатам салды гомерлеккә
Йөрәгемә җәрәхәтен.
Ялган назларга уралып
Югалтканмын мин бәхетем.

Соң аңладым, синнән башка
hичкем кирәк булмаганын
Төшкә керә синле чаклар,
Йөримен "безнең юллар"дан.

Сагынуга түзә алмый
Гармун алам кулларыма.
Ничекләр итеп түзим соң
Йөрәгем сызлауларына.

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев