Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гаилә

Гаилә - нигез, гаилә - җылы оя.

Гаилә - нигез, гаилә - җылы оя,

Алтын җепләр белән үрелә.

Бу оядан галәм киңлекләре,

Бәхет диңгезләре күренә.

 

Мин телимен һәрбер гаиләгә

Иминлекләр, бәхет елмайсын.

Балаларның шат авазы белән

Гөрләп торсын дөнья, тынмасын.

 

Һәр гаиләнең күге тыныч булсын,

Ятим җаннар җирдә артмасын.

Гаиләләрне хәсрәт җиленнән

Ходай берүк үзе сакласын.

 

Шәфкатьсезгә миһербанлык иңсен,

Күңле бозыкларга - мәрхәмәт.

Ялгыз җаннар тапсын үз парын,

Гел тантана итсен мәхәббәт.

Фирая Хисамова. Казан

 
Фото: liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев