Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Гаепләмә

Гаепләмә тормышымны: Алай да, болай тиеш... Күзләремә генә карап, Башта хәлемне белеш. Ки дә минем башмагымны, Минем юлдан чыгып чап. Мин абынган ташка абын, Егылып тезеңне канат. Мин кичергән сагышларны Салып куй йөрәгеңә. Мин йоткан күз яшьләрен Тәмләп кара үзең дә. Шул юлларны узып беткәч, Кабат миңа килерсең. Ничек яшәргә икәнен, Шунда менә белерсең.

Чулпан Галиева. Казан


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев