Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тукай булып булмас инде...

Тукай булып булмас инде... Үзем булып кына калам. Тукай манган каралар юк Заман карасына манам.

Тукай булып булмас инде...

Үзем булып кына калам.

Тукай манган каралар юк

Заман карасына манам.

Гасыр карасына манып

Акка кара белән язам.

Тик язмыймын авырлыкны

Карам кара. Күңелем ак.

Аклы-кара бу дөньяда.

Ни күрсәм дә яшәүгә шат.

Бу почмакта, тегесендә

Алдау тора күзгә карап.

Алданмыймын, алдашмыймын

Үз кыйблама торгач карап.

Кешелеккә ялгышмаска

Иман нурдан юллар салам.

Адашмаслар балаларым

Иманыма камил калам.

Батмас, беләм каралыкка

Оныкларым, балалары...

Фани генә бу дөньяда

Рух яңарта бабалары.

Җиде юл чатында Заман.

Аңа кайчан җиңел булган?

Һәр милләтнең Тукае да

Мең гасырга берәү туган.

Тукай бабам заманында

Иртәгәгә өмет булган.

Безнең вакыт ярсып чаба

Йөрәгенә ниләр тулган?

Ниләр яздык гасырларга

Бездән алда Тукай узган.

Сәгать саный... Гомер уза

Һәр заманның үз вәгазе.

Ава еллар... Кала юллар

Һәр гасырның үз таләбе.

Заман җаны әрни, яна,

Янсын, бетмәс әле янып.

Кеше туа. Яши. Үлә.

Җир әйләнә... Тормый тынып.

Кешелектән эзләр кала,

Кала иҗат, китап, җырлар.

Эзгә басып килгән буын

Яшәр, эшләр, укыр, җырлар.

Без калдырган иҗат - нурны

Яңа Тукай туып зурлар!

Фәүзия Гайзаман. Уфа

 

Фото: коллаж Олега ПЕПЛОВА; tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев