Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Фаҗига

Кемерово. Тагын фаҗига.

Кемерово. Тагын фаҗига. Көтмәгәндә төтен, шартлау, яну, Көтмәгәндә кинәт ут чыга, Кеше гомере тагын кыл өстендә, Кемдер йөгерә, кемдер кычкыра. Ыгы-зыгы, курку, елау, чабыш, Җаннар куырыла, тончыга... Гамьсезлектән гомеркәйләр өзелә, Җан өшетер тагын фаҗига. Күз яшьләре, чәчкә өемнәре, Миллионнары хәтта булса да, Өзелгән гомерләр ялганмый шул, Ниләр генә инде кылсаң да. Саксызлыктан, битарафлыктанмы, Үлем йолка газиз җаннарны. Коточкыч хәлләрне булдырмаска, Эх, табарга иде юлларны. Тизлек, байлык өчен узышулар Илгә-көнгә хәсрәт-ут сала. Югалтулар авыр, түземлекләр Бирсен генә инде бер Аллаһ!

Гөлшат Галина-Ихсанова. Башкортстан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев