Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әтисезлек

Әтисезләр арта җир йөзендә...

Әтиләрне алып китә үлем,

Берәм-берәм чүпли тормыштан.

Тәкъдир үзгәртелми, мөһер суккан

Качып булмый икән язмыштан.

"Ник безнекен...", - диеп күпме үксез

Күккә карап сорау биргәндер.

Үсеп буйга җиткән егет-кызлар

Ул чагында күкрәк имгәндер.

"Әти" сүзен бәлки бер тапкыр да

Әйтмәүчеләр бардыр арада.

Исәннәрнең үзәге өзелә,

Ата чалымын күреп балада.

Күпме кәләш ак бөркәнчек аша

Күңеленнән сиңа эндәшкән,

Күпме егет каберенә барып

Аның үзе белән "киңәшкән".

Күпме сабый берни аңламыйча

"Ник кайтмый?", - дип сорап йөдәткән,

Күпме бала "Әти" сүзен әйтә,

Телдән түгел, бары йөрәктән.

Бик күпләрнең әти җилкәсенә

Ышыкланыр чагы булгандыр.

Күпме бала чарасыздан әрнеп,

Яше белән битен югандыр.

Бишектәге нәни сабыймы син,

Яулык япкан олы апамы?

Яшь кызмы син, буй җиткән егетме,

Ир уртасы олы агамы?

Кем булуың аңа мөһим түгел.

Капка саен явыз шакыган.

Исемлеген тотып юлда йөри,

Төртке куя: кабер казылган.

Әтиләрне алып китә үлем,

Берәм-берәм чүпли тормыштан.

Тормыш рәхәт, әмма хәлләр яман

Озак барган ул зур сугыштан.

Әтисезләр арта җир йөзендә

Әти кулы кирәк күпләргә.

Үзең әти йә әтиле булсаң,

Рәхмәт диген карап күкләргә.

Лилия Гарифуллина. Балтач районы

Фото: heaclub.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев