Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әтәч елын каршылап

Кызыл Әтәч юлга чыккан Ап-ак кар бураннарына, Уралып сөю таңында. Ак теләк һәм ак бәхетләр, Биешәләр кар туенда... Ярәшелгән яшь килендәй, Ак күлмәген киеп алган. Урмандагы яшь чыршылар Бизәнешеп купшыланган... Сылу кыздай каеннар да, Ак шәлен иңенә салган. Аларга карап сокланып, Җитез җил дә тынып калган. Маймыл елын куа-куа, Кызыл Әтәч юлга чыккан... Яңа Ел ашыга дуслар, Иске елны сызып чуттан. Янып торган кызыл Әтәч, Алып килсен мул уңышлар. Бәхет-шатлыкларга тулы, Сөенечле зур тормышлар!

Гөлсем Нәбиуллина,

Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев