Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әрнү 

Миңа каршыларның явызлыгын үлчи торган нинди аршын бар?!

Усалланам бугай. Элеккеге

Йомшак күңел калды еракта.

Гаделсезлек салган юшкыннар да

Юылмаслар, күпме елап та.

Усаллана барам. Шуны сорый

Бу дөньяның һәрбер хәяте.

Мин елакны җитмеш бөкте инде

Әче телләр сүз-хәрәкәте.

Кичә үтте. Бүген – тагын кыен.

Иртәгә дә булыр каршылар.

Миңа каршыларның явызлыгын

Үлчи торган нинди аршын бар?!

Айгөл Имамиева. Теләче

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев