Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әнкәйгә

Кемдәдер синең буйларың, Кемдәдер карашларың, Сөйкемле елмаюларың, Ягымлы тавышларың. Кемдер әнә күлмәк кигән Нәкъ синеке төслене. Кочаклап аламын һәрбер Сиңа охшаган кешене. Кая барсам да, йөримен Гел шулай кеше күзләп. Кайтмассың, шулай да яшим, Әнкәй, гел сине эзләп...

Гөләндәм Галиева, Түбән Кама


Фото: photo.99px.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев