Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әниләрнең көне бер көн түгел

Рәнҗетмәгез юкка аналарны, кайгы салып аның җанына...

Әниләрнең көне бер көн түгел,
Һәр көнне син аңа багышла.
Чәчәк кенә түгел, җылы сүзгә,
Күм син аны назлы карашка.
 
Әниләрнең көне бер көн түгел,
Һәр көнне ул булсын уеңда.
Онытмагыз, әни хәлен сорап,
Кайткаларга аның янына.
 
Әниләрнең көне бер көн түгел,
Һәр көнне ул сине сагына.
Рәнҗетмәгез юкка аналарны,
Кайгы салып аның җанына.
 
Әниләрнең көне бер көн түгел,
Синең өчен һәр көн сораган:
"Балам бәхете - минем бәхет...", - диеп,
Син бәхетен аның тудырган!
 
Әниләрнең көне бер көн түгел,
Еллар, айлар, көннәр узса да..
Һәр минуты көннең, һәр мизгеле -
Бәхет, әни, синең яныңда!
 
Эльвира Мәүлиева, Теләче районы
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев