Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әниләргә теләгем

Җир йөзендә әнидән дә якын, Ягымлырак кеше бар микән?!

Җир йөзендә әнидән дә якын,

Ягымлырак кеше бар микән?!

Әниләр бит үзләре дә кояш -

Карашлары белән нур сипкән.

Күрсәләр дә гомер көзләрендә

Ак чәчләрен бер мәл көзгедән

Күңелләре белән алар гел яшь,

Һәрбер эше аның изгедән.

Әниләргә әйтер теләгем бар:

Яшәгез сез гел дә сөенеп,

Балаларыгызның хөрмәтендә,

Рәхәт, рәхмәтләргә төренеп!

Туып үскән туган йортыбызда

Әни көтсен, ул бит зур бәхет!

Әниләрнең җылы кочаклары

Бәхетләрдән корган зур тәхет.

Гөлфия Гыйззәтова. Әлшәй районы

 

фото: myjulia.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев