Әниемнең бакчасы

Ятимләнеп калды безнең сыман,

Әниемнең газиз бакчасы.

Ыңгырашып куя төсле хәтта,

Читләр кагылганда капкасы.

Җиләкләре пешеп тамып тора,

Алмалары төшә өзелеп.

Эзләренә басам, баскан саен,

Хатирәләр китә тезелеп.

Ал чәчәкле бакчаң уртасында,

Иң кадерле чәчкә идең син!

Шул чәчкәнең матурлыгын күреп,

Бик сокланып карый идем мин.

Күз нурыңны җуймас туган туфрак,

Без сакларбыз синең гөлләрне.

Ташламабыз, әни, беркайчанда,

Маңгай тирең тамган җирләрне.

Әлфия Сибгатуллина. Түбән Кама

 

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: