Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әни теләге

Ничек тели идең әле әни, Теләкләрне исән чагыңда?

Ничек тели идең әле әни,
Теләкләрне исән чагыңда?
Искә төшереп утырамын хәзер,
Шул сүзләрне барлап барын да.
"Вакыт юк бит, әни, кыскарак тот"
Дия идем дога кылганда.
Мәңге бетмәс дөнья мәшәкате,
Бусагада саклап торганда.
"Исме Әгъзам" догасы бу, кызым"
Дияр идең тәмам иткәндә,
"Кабул булыр менә иншааллаһ,
Син өеңә кайтып җиткәндә."
Искә төшә һәрбер теләгәнең -
Тәүбә-тәүфыйк, бала бәхетен,
Яшәгез дип татып, мәңге бергә,
Ике дөньяның да рәхәтен!
Теләк телим мин дә балаларга,
Теләкләрем җанда шундый күп!
Кабул булсын, ләкин ул кадәрле,
Догаларны белмим әни күк!
 
Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА. Чирмешән районы
 
Фото: ur.khilafah
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев