Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әни күзләре

Назлы һәм сөйкемле итеп Әни күзләре бага.

Назлы һәм сөйкемле итеп

Әни күзләре бага.

Әнисенә мәрхәмәтле

Булсын җирдә һәр бала.

Әни күзләре кисәтә

Ярамаган эш булса,

Әни күзләре балага

Дөрес яшәргә куша.

Күз алдыңа һәрвакытта

Әни күзләре килсен.

Кирәк чакта назлы караш,

Кирәксә шелтә бирсен.

Күпме наз һәм яратуны

Сирпи әни күзләре...

Юлларыңда маяк булсын

Әниеңнең сүзләре!  

Фирая Хисамова. Апас


фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев