Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әни күзләре

Әни, Әни! Кабат синең хакта Уйларым да, әйтер сүзем дә.

Әни, Әни! Кабат синең хакта

Уйларым да, әйтер сүзем дә.

Син бит, Әни, әле таммый калган

Күз яшьләрем минем күземдә.

Таммый тора, сине хәтеремнән

Меңенче кат инде кичерәм.

Беләм, аңлыйм гомер итә-итә:

Синең йөрәк күпне кичергән!

Кулларыма сурәтеңне алып

Әйләндерәм: гүя, тере син...

Җир йөзендә бары без яраткан

Асыл Фәрештәнең бере син!

Искә төшә синең кулларыңа

Нык ябышып киткән адымнар.

Үткәннәрдә синле кичләрем күп,

Чәйләр эчкән якты таңым бар.

Күңел төшкән чакта, юатканың,

Җылы сүзең төшә исемә.

Бу тормышта мәңге кырау кунмас

Әниләрне сөю хисенә!

Үпкәләгән чакта ачуларны

Таратырлык әни сүзләре.

Еллар аша кылган һәр эшемне

Күзәтә күк Әни күзләре.

Ул күзләрдә - тиңсез ярату да,

Ул күзләрдә - бәхет шатлыгы.

Әни күзләрендә безгә дигән

Ихлас теләк, өмет, яктылык!

Гөлнур Айзат. Буа шәһәре

фото:playcast.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев