Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Елама, күңел!

Басып булмый күңел сагышын...

Елак көзнең ачы тамчылары

Аңлый бугай минем күңелне.

Күз яшьләре – моңсу бөртекләрдә

Минем хисләр чагыла түгелме?

Нигә болай моңсу, аңлат миңа

Бәлки, җавап синнән алырмын.

Сөйлә, әйдә барлык борчуларың,

Бәлки мин дә сине аңлармын.

Елама, көз, күз яшьләре белән

Басып булмый күңел сагышын.

Еламаска өйрән, бирешмә син,

Һич югалтма күңел табышын.

Елмай әйдә, көчле булу кирәк,

Кыенлыклар белән килешмә.

Көчле рухың булсын йөрәгеңдә,

Язмышларга һич тә бирешмә...

 

Сатдинова Раилә Равил кызы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев