Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Эх син, гомер...

Арага бит еллар яттылар! Яшьлегеңне, тәүге сөюеңне шулар урлап алып киттеләр...

Сабантуйга кайткан күрше агай

Дулкынлана күңеле, талпына,

Малай чагын эзләп, ашыга-ашыга

Төшеп китте бакча артына.

 

Шундадыр ул наян, тыкырыкта,

Атлангандыр агач атына,

Җилдертәдер чыбыркы шартлатып,

Көн юк инде әтәч халкына!

 

Тыкырык тын, бары кычытканнар

Сәлам бирде, бугай, баш иеп.

Күренми, нигәдер, күршеләр дә,

Кочаклашыр иде бер күреп!

 

Кайда булыр наян?! Онытып тора:

Ул, мөгаен, Инеш буенда.

Су коена булыр, балык тота,

Йә мәш килә шунда уенда.

 

Өзелгәндәй булды эчтә нидер,

Сусыз килеш күреп  Инешен,

Моңаешып утыра таллар гына...

Ник берәве шунда күренсен!

 

Урап кайтты Кармуза буйларын,

Ямбулатын, Наратлыгын да.

Табылмады теге шаян малай,

Очрамады егет чагы да!

 

Ни хикмәт бу?! Күпме зарыгып көтеп,

Көтүе дә, никтер, кермәде.

Яңгыратып гармун сихри кичтә,

Яшьләр дә уенга килмәде!

 

Яңгырады җанда бер таныш моң...

Яңгырады, тынгы бирмәде:

Әй, авылым, кайда соң моң?

Моң кайда соң, әйт, урам!

 

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам!

Иртәгесе көнне Сабантуйда –

Аллы-гөлле гүзәл аланда

Йөрәкләрне айкап, заргып көткән

Бер могҗиза булды, шулай да.

 

Сүнмәс сагыш, өзелмәс моң булып,

Бәгыренә кереп урнашкан

Тәүге мәхәббәте Фәзимәсе

Басып тора. Бу ул! Ул кайткан!

 

Көйдереп алырдай таныш караш,

Агып төшкән озын толымнар,

Һич тиңе булмаган гүзәл буй-сын

Сихерләпме, үзенә тарттылар!

 

- Фәзимәм дип, кулын сузды агай,

Күзләренә тутырып карады:

Катып калды хисләр ташкыныннан,

Артык берни әйтә алмады!

 

- Исәнмесез, бабай! - диде сылу,

- Котлы булсын Сабан туйлары!

Ялгышасыз, мин Фәзимә түгел,

Оныкчыгы аның нибары!

 

Уянгандай булды агай кеше,

Ни әйтергә?! Теле тартмады,

 - Кичерегез! - дия алды бары,

Һәм борылып кире атлады.

 

Табылмады малай, яшьлек, сөю,

Тик имәннәр җавап таптылар:

- Ни кызганыч, чордаш, соңга калдың,

Арага бит еллар яттылар!

 

Яшьлегеңне, тәүге сөюеңне

Шулар урлап алып киттеләр...

Китсәләр дә, кабат кайтмаска дип,

Сине зирәк бабай иттеләр!

 

Юк! Юк! Зирәк бабай түгел, яшь җилкенчәк,

Малай булыр иде ул хәзер!

Кадерләрен белеп һәр мизгелнең

Карар иде яшәп, әй бәгырь!

 

Эх син, гомер! Ник бу кадәр татлы?!

Чәчләреңдә карлар яталар,

Ә күңелдә, сизми һаман шуны,

Язгы гөлләр чәчкә аталар!

 

Һәм уралып шушы чәчкәләргә,

Ерак моңнар яңгырап кайталар:

 "Яшьлек узган димә,

Дәртләр сулган димә,

Хисләр чумган

Димә тынлыкка.

Безне кавыштырган

Ямьле яшьлек барын

Син онытма берүк, онытма!"

 

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев