Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Эх, интернет... (юмореска)

Көннәребез дә, төннәребез дә шул интернетка бәйле бит, шайтан алгыры чумадан!

 

Көннәребез дә, төннәребез дә шул интернетка бәйле бит, шайтан алгыры чумадан! Унбиш кенә минутка – диеп утырасың да, шул арада вакыт йөгерми хәтта, убыла.... Шуңадыр инде ирем шул компьютердан көнләшә бит, ә менә кер юу машинасыннан, газ плитәсеннән бер генә дә көнләшми! Газ плитәсе дигәннән: хәзер безнең бөтен аш-су кыздырылып әзерләнә: аш саласыңмы, ботка пешерәсеңме – бер аермасы да юк! Әлеге шул интернет гаепле (мин түгел инде, әстәгафирулла тәүбә): бер ахирәтем белән скайп аша саубуллашып өлгермим, икенчесе сәлам биреп утыра, өченчесеннән хат килгән, дүртенчесе кәртечкәләрен салган, бишенчесе... Ахирәтләрне үпкәләтеп булмый бит инде! Хәзер бит интернетта күрешүләр элекке кунакка йөрешүләр белән бер генә түгел – мең артык! Киенеп урамга чыгарга кирәкми, табын корып сый-мый, чәй-мәй әзерләмибез, ә үзебез – кунакта! Хатны да шунда язабыз, уеннарны да бергәләп уйныйбыз, бер-беребезне котлыйбыз, хатта скайп аша чәкәшеп эчәбез!

Кичә кранны ачтым да, ванна су белән тулганчы диеп утырдым шушы галәм тәрәзәсе каршына. Әйләнеп карасам, өйдә аягыма кия торган каталарым әкрен генә йөзеп китеп баралар... Бер ахирәтем җай гына озак итеп язды шул хатларын. "Нигә алай озак язасың?" – дип сорадым. "Әллә син кичә безнең чатка кермәдеңме? Төне буе "җырладык" бит, хәзер тиз язарга бармаклар авырта,"– диеп җавап бирде.

Хәзер бит төрмәдә дә интернет бар имеш. Капкалар ачык, этләр дә, сакчылар да юк, ә бөтен тоткыннар урыннарында утыра ди. Сроклары тулганнары да чыгарга ашыкмый: кайсысы бакча утырта, кайсысы танкка утырып сугышка китеп бара, ә кемнәрдер классташлары белән очраша... Полиция хезмәткәрләре килеп, чак-чак куып чыгаралар икән үзләрен, әй генәм.

Зифа Иванова (Юмагулова). Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев