Әбиемә эндәшү

Хатирәләр чолгап алды мине,

Тарих кайта ярсу атларда.

Йөрәк шашып бер көй суза сыман

Күңел нидер көткән чакларда.

Күңел нидер эзли, бер моң җитми...

Җилләр сорый йөрәк серемне.

Юксынганда, өзлеп сагынганда

Нишләтергә белмим үземне.

Уй-хисләрем, минем сагынулар

Үткәннәргә барып ялгана.

Бары бер көй дәва булыр иде

Әрнеп-сыкрап торган ярама.

Әкрен генә мин бүлмәңә керәм,

Монда һаман синең рух яши.

Күзләремә шулчак яшьләр килә,

Хәтер уйный, үзем сүз дәшмим.

Шул ук сандык, шул ук кулъяулыклар,

Синең җылың яши аларда.

Әкрен генә килеп кагыламын

Үткәндә юк урын зарларга.

Кулларыма син васыять иткән

Беләзегең киеп карыймын.

Чулпыларың тагып карар өчен

Тузган чәчләремне тарыймын.

Синнән калган шушы мирас миңа

Күз карасы кебек бик кирәк.

Өзелепләр сине сагынганда

Алар миңа була зур терәк.

Күңелемә дәва булып торган

Истәлегең һәрчак яымда.

Күз яшьләре чама белмәгәндә

Ул тынычлык бирә җаныма.

Тузан кунган, тузаннарын сөртәм,

Әйтерсең , ул безнең хәтердә.

Әйтә идең: “Нәни, кызым, - диеп,

Хәтереңә тузан кунмасын,

Үткәнеңне һәрчак хәтерлә!”

Истә әле, бар да истә минем,

Уеп язып куйдым күңелне.

Йөрәгемә бүген бер моң җитми...

Синең бишек җырың түгелме?!...  

Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы. Балтач районы

фото: ok.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: