Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Әбием истәлеге

Түгелмәсен канлы күз яшьләре...

Кадерле әбием Фаттахова Хатирә Вәгыйз кызы сөйләгәннәрдән

Сугыш... Сугыш... Нинди авыр сүзләр

Күпләр хәтерендә уелган.

Еллар әле күмеп китә алмаган,

Җуелмаган күпләр уеннан.

Истәлекләр, авыр хатирәләр -

Ул чорлардан килгән кайтаваз.

Яу кырында ятып калганнарны

Беркайчан да кире кайтармас.

Ничә еллар үтеп китсәләр дә,

Бүгенгедәй күпләр хәтерли:

Йөрәк яраларын яңартканда,

Күз яшьләрен алар яшерми.

Сугыш афәтенең бар ачысын

Татып яшәгәннәр күп җирдә.

Безнең көннәр тынычлыгы өчен

Кызганыч булмаган

Иң кадерле булган гомер дә.

Әбиемнең күзләрендә яшьләр...

Авыр сулап куя иң элек,

Балачагы үткән авыр чорның

Сукмагыннан ятим йөгереп...

“Әти киткән чакта сабый идем,

Аңламадым сугыш афәтен.

Әни күзләрендә генә бик еш

Күрә идем кайнар яшьләрен.

Ни уйлады икән балаларын

Кочагына алган чагында?!

Гөрләп торган чәчәк тормышына

Сугыш җиле килеп кагыла.

Җәйге матур көннәр җиткән чакта,

Бәхет чәчәк аткан мизгелдә,

Гаиләнең барлык ямен алып

Ерак юлга китте әти дә...

Әткәемнең мине соңгы тапкыр

Кулларына алып сөйгәнен...

Хәтеремдә: “Кызым,балам,

Тиздән кайтып җитәм” дигәне.

Кем уйлаган менә шул минутта,

Соңгы күрәм диеп йөзләрен?..

Язмыш безне мәңгелеккә аерып,

Аны миннән алып киткәнен.

“Әти” дигән изге бу сүзне

Соңгы тапкыр аңа әйткәнем.

Читтән генә ятимлекнең мине

Шул чагында карап үткәнен.

Алып китте атлар әтиләрне,

Абыйларны ерак тарафка.

Кире кайтыр дигән өмет белән

Озатып калдык карап шул якка.

Сабыйлыктан олы тормыш юлын

Туры килде иртә үтәргә.

Яшәр өчен, ачлык күрмәс өчен

Үз көнебез үзебез көтәргә.

Әнкәебез таңнан кичкә кадәр

Хезмәт итте, кайтып кермәде.

Аның кочагының җылылыгын

Без балалар озак күрмәдек.

Алабута, төрле үләннәрне

Җыя идек ялан кырларда.

Арып-талып өйгә кайтканда,

Яралана иде куллар да.

Язга чыккач, кар астыннан казып,

Бәрәңгесен җыйдык кырларның.

Кулларыбыз туңып өшегәндә,

Авырлыгын тойдык сугышның.

Кышкы төннәр лампа яктысында

Үтә иде җыелып, куркышып.

Тәрәз пәрдәләрен каплап куеп,

Көтә идек таңның атышын.

Әнкәемнең пешкән көлчәләре

Нинди тәмле иде ул чакта.

Балачакта уйнап онытылырга

Булмады бит ватык курчак та...

Сөйли әби барлык үткәннәрен,

Күнелендә кабат яңартып.

Берәүне дә аямаган сугыш,

Баштан сыйпамаган яратып.

Аналарны яшьли тол калдырган,

Чәчәк тормышларын җимереп.

Аңлый күңел... йөрәк яраларын

Төзәтергә мөмкин түгелен.

Мәхрүм иткән күпме балаларны

Ата назы, көчле кулыннан.

Төбе-тамыры белән йолкыгандай,

Яшәү чәчкәләрен болыннан...

Әни-бәгърем, мичкә сөялеп,

Сулык-сулык елый тавышсыз.

Без сабыйлар нәрсә аңлыйк инде,

Калганбыз бит ятим, атасыз.

Бер бит кагәзь калды әтиләрдән,

Кайгыларны үзенә сеңдереп,

Газиз әнкәйләрнең бәгырьләрен

Сүнмәс утлар белән көйдереп.

Ул хәбәрсез югалганын соңрак,

Үсә төшкәч кенә аңладык.

Әтиебез йөзен без беркайчан

Инде башка күрә алмадык...

Барып, чәчкә куеп, күрер өчен

Кабере дә аның булмаган.

Билгесезлек телә үзәкләрне,

Кайчан, кайда, ничек югалган?..

Әбиемнең шушы сөйләүләрен

Тын да алмый тыңлап утырдым.

Күпме газап, сагыш, кайгы күргән,

Күзләренә карыйм тутырып.

Ул күргәннәр, бөтен кичерешләр

Бер йөрәккә сыйган барысы.

Юк, төзәлмәс инде бүген генә

Әбекәемнең йөрәк ярасы...

Якты бүген безнең аткан таңнар,

Тыныч, имин илдә яшибез.

Шушы көннәр бүләк итәр өчен

Гомерен биргән күпме кешебез.

Яу кырында ятып калганнарга,

Каһарманнар,олы батырларга

Каберләрсез хәбәрсез югалган

Туганнарга, дуслар, якыннарга

Тылда хезмәт иткән аналарга,

Балачаксыз булган балаларга,

Яшьлек гомерләрен кызганмыйча,

Җиңү яулап, алга барганнарга

Башны иеп, рәхмәт әйтү генә

Бик аз булыр шушы көннәрдә.

Сынатмаган бөек халкым минем

Язмыш биргән ачы җилләрдә.

Җимерелгән йортлар, хәрабәләр,

Яндырылган күпме авыллар,

Кара көлгә калган зур шәһәрләр,

Иген тулы кырлар, болыннар.

Кызганмаган фашист балаларны,

Аналарны, хәлсез картларны.

Тереләй җиргә күмгән, дарга аскан...

Искә алу авыр ул чакны...

Сугыш чоры батырларының

Исемнәре мәңге онтылмас.

Олы мактау, рәхмәт йөзлегеннән

Күнелләрдә безнең җыр тынмас.

Тыныч, имин көннәр бирсен Ходай!

Илдә кабат сугыш чыкмасын.

Буыннардан-булыннарга халкым

Авырлыкка дучар булмасын.

Шартламасын бүтән туган җирдә

Дошман аткан корал, бомбалар!

Сугыш дигән куркыныч афәтне

Күрмәсеннәр безнең оныклар.

Түгелмәсен канлы күз яшьләре,

Чәчәк атсын тормыш гөлләре.

Яшәү ямен тоеп яшик бергә,

Кадерен белеп туган җирләрнең.

Венера Мәхмүтова. Лаеш районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев